«Гасырлар аша»: милли мәдәният сәгате (6+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең Сәнгать бүлеге, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, «Гасырлар аша» дип аталган милли мәдәният сәгате үткәрде. 

20210311_135436
20210311_140003
20210311_145308
20210311_150058

Чарада укучылар халык сәнгатенең күптөрлелеге, гореф-гадәтләре, рус һәм татар милли мәдәниятләренең көнкүреше турында белде. Мультимедиалы презентация ярдәмендә иксез-чиксез Ватаныбыз халкының милли әдәбият, музыка, декоратив-гамәли сәнгатенең үзенчәлекләре ачып салынды.  
Очрашуны «Халык кәсепләре» викторинасы дәвам итте. Укучылар «Без бердәм» төркемле күргәзмәсе белән танышты, һөнәрче осталар башкарган кул эшләрен үз күзләре белән күрде. Әлеге эшләргә никадәр тырышлык һәм күңел җылысы салынуын күреп гаҗәпләнделәр. Чара «Милли бәйрәмнәр» һәм «Бергә яшәү сәнгате» видеоязмаларын карау белән тәмамланды. Аларны караганнан соң, балалар төрле мәдәни гореф-гадәтләрне саклауның һәм халыкара мөнәсәбәтләрдә, аеруча безнең күпмилләтле илебездә, толерантлыкның мөһимлеге турында нәтиҗә ясады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: